Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Волжскида питбайкер катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

28 сентябрь кич Матюшенко урамындагы 30б йорты янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Биредә «Лада Приора» маркалы автомобиль һәм балигъ булмаган кеше идарәсендәге «Кайо» питбайгы бәрелешкән.

Транспортлар белән идарә итүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр, урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли башлаган. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Бүгенге вәзгыять тагын бер кат искә төшерә: шәһәр урамнары – питбайкларда чабу өчен урын түгел!

Фото: Зеленодольск. Онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев