Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
ЮХИДИ

Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

Шуларның 32сендә матди зыян китерелгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Чапаев урамының 81А йорты янында 2 автомобиль катнашында юл-транспорт вакыйгасы булган. «Шевроле» автомобилен йөртүче 38 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз дистанция сайлый алмавы нәтиҗәсендә, 60 яшьлек хатын-кыз йөртүендәге «Киа» автомашинасын бәрдергән. ДТП чыгаручыга карата административ хокук бозу турында карар чыгарылган. Зыян күрүчеләр булмаган.


Нет комментариев