Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - каршы полосага чыгу

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Идиятуллин, Казанның «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча киңәйтелгән утырыш булды.

Көн тәртибендәге пунктларның берсе - юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен анализлау.

2022 елда Яшел Үзән районында барлыгы 63 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 9ы үлем белән тәмамланган. Иң куркыныч участокларның берсе - А-295 «Йошкар – Ола-Казан» автоюлының 18 чакрым кисәге яки аны халык арасында «Волжск ягыннан әйләнү юлы»дип атыйлар. Бер ел эчендә биредә 4 үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

- Юл тар, бормалы, югары трафиклы ике полосалы. Биредә еш кына зур йөк машиналары йөри, ә машина йөртүчеләр каршы полосага чыга. 4 үлем очрагының 3се нәкъ шул сәбәпле булган, - диде Идиятуллин.

Биредә телефон элемтәсе начар тоту да хәлне катлауландыра, бәлагә юлыгучылар тиз арада хәбәр итә алмый, шуның белән кадерле минутлар югала.

-Без хәлебездән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер. Зур операторларга мөрәҗәгать итеп, элемтә баганасы урнаштыру өчен җир бүлеп бирербез, камералар кую турында да уйларга кирәк, - дип ассызыклап үтте район башлыгы Михаил Афанасьев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев