Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Тимер юлда игътибарсызлык бәясе: хатын-кыз - поезд астында, яшүсмер - хастаханәдә

Яңа ел – өметләр, җылы очрашулар һәм якты хисләр вакыты. Әмма, кызганычка, нәкъ менә Яңа ел алдыннан һәм гыйнварның беренче көннәрендә фаҗигале вакыйгалар аеруча еш теркәлә. Бәйрәм кәефе еш кына саклык хисен йомшарта, ә бер генә игътибарсыз мизгел дә төзәтеп булмаслык бәлагә китерергә мөмкин.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Гыйнвар башы Яшел Үзән районында тимер юлда булган берничә фаҗига белән башланды. Свияжск станциясендә поезд 56 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул тимер юл янында булган. Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең барлык сәбәпләре хокук саклау органнары тарафыннан ачыклана.

7 гыйнварда Ходяш тукталышында тагын бер авыр очрак теркәлә – 16 яшьлек үсмер поезд астына эләгә. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул наушникларда һәм капюшон киеп барган, шуңа күрә якынлашучы поезд тавышын ишетмәгән. Машинистның кискен сигналы егетне каушатып җибәргән һәм ул куркудан кирегә түгел, ә платформаның кырыена атлаган. Нәтиҗәдә, үтеп баручы поезд аны эләктереп ала. Хәзерге вакытта, җитди җәрәхәтләнүләргә дучар булган бу яшүсмер, республика балалар клиник хастаханәсендә ята.

Бу вакыйгалар тимер юлның хаталарны гафу итмәвен янә искәртә. Рельслар янында наушниклар да, капюшоннар да тормыш бәрабәренә төшәргә мөмкин. Игътибарсызлыкның бер мизгеле гомерләрне өзәргә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев