Татарстанда машина йөртүчеләрне көчле салкыннар аркасында ерак сәфәрләрдән баш тартырга чакырдылар
ЮХИДИ

Татарстанда машина йөртүчеләрне көчле салкыннар аркасында ерак сәфәрләрдән баш тартырга чакырдылар

Татарстанда якын көннәрдә кискен салкынаю көтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнге температуралар -26 га кадәр төшәчәк, ә көндез - 25 градус булачак.

24-25 гыйнварда салкыннар көчәя: төнлә термометр баганалары - 30га, урыны белән -35кә җитәргә мөмкин. 26 гыйнварда да коры салкын булачак. Төнлә -28, урыны белән -32, көндез -12 дән -17 кадәр булыр дип фаразлана.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрдән тыелырга киңәш итә. Көчле салкыннар шартларында техник җитешсезлекләр һәм юл-транспорт һәлакәте куркынычы арта. 

Автоинспекторлар юлга чыгар алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә, һава торышы буенча киенергә, җылы әйберләр, кайнар чәй һәм ягулык запасы алырга искә төшерә. 

Татар-информ


Нет комментариев