17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» (Встречная полоса) профилактика чарасы уздырылачак.
2025 елда Юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан 54 юл-транспорт һәлакәтендә 28 кеше һәлак булган һәм 92 кеше җәрәхәтләнгән.
Бу саннар — коры статистика гына түгел. Аларның һәрберсе — кеше фаҗигасе, кайгы-хәсрәт яисә авыр имгәнү.
ИСКӘРТӘБЕЗ!
Юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Кабат бозган очракта — 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәксез.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр!
Иминлегегез һәм пассажирларның гомере — сезнең кулларда.
Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда куркыныч маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз. Онытмагыз: берничә минут вакытны янга калдыру кеше гомеренә торырлык түгел.
Госавтоинспекция Зеленодольска
Нет комментариев