Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассаларны ачтылар
ЮХИДИ

Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассаларны ачтылар

Татарстанда йөк машиналары һәм автобусларның хәрәкәтен чикләүләрне бетергәннәр, бу хакта Идел-Нократ идарәчелеге хәбәр итә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә 17.00 сәгатьтә көчле кар яву аркасында республикада автобуслар һәм йөк автомобильләренең трассалар буенча хәрәкәтен чикләделәр: Казан - Оренбург (Әлмәткә кадәр), Казан - Ульяновск, Йошкар-Ола - Яшел Үзән - М7 «Волга», М7 «Волга» һәм М12 «Восток». Хәрәкәт шулай ук Алексеевск - Әлмәт төбәк автомобиль юлында чикләнгән иде.

21.15тән чикләүләр бетерелде, чөнки һава торышы һәм юл шартлары нормальләште – трассалар ачык.


Нет комментариев