Татарстанда буран көтелә
Бүген күз күреме 1000 метрга кадәр начарланып, буран фаразлана, көчле юеш кар, шулай ук бозлавык булачак.
Бу хәрәкәт итү өчен куркыныч шартлар тудырачак.
Дәүләт автоинспекциясендә элегрәк Татарстан халкыннан шәхси автомобильләрдә йөрүдән вакытлыча тыелып торырга сорадылар.
Көньяк-көнбатыштан искән җил төнлә көньяк-көнчыгышка таба, 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с ка кадәр алмашыначак.
Төнлә һава температурасы -11...-16°С тәшкил итәчәк, аязганда -20°С ка кадәр, көндез -3...-8°С көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев