Татарстан туристлары коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
ЮХИДИ

Татарстан туристлары коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Татарстан туристлары Дагыстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Ике гаилә балалары белән тау буйлап экскурсиягә барганда, каршыларына кроссовер очып килеп, аларның минивэны белән бәрелешә. Минивэн салонында 8 кеше була, шул исәптән 4 бала.

Барлык зыян күрүчеләр хастаханәгә озатыла. Барыннан да бигрәк 20 яшьлек машина йөртүче зыян күрә.

 

Видео: Регион116 Казань ТГ сәхифәсеннән алынды

Фото: видеодан скрин


Нет комментариев