Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышларга диңгез тубыктан

Сак бул, юлда исерек!

Юллар һәм салмыш автомобильчеләр – болар бер-берсенә берничек тә тәңгәл килә алмый. Уйлап кара, шундый киеренкелектә айнык акыл белән дә әле йөрүе авыр. Әмма салырга яратучыларга диңгез тубыктан.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында В.Д.Матвеев, К.Я.Мирзаабдуллаев йөртүендәге автомобильләрне туктата. Автомобиль хуҗаларының айнык булмавы күзгә ташланып тора. Шуңа күрә шикне юкка чыгару өчен боларга медицина тикшеренүе дә ясала. Кызганычка, аларның икесенең дә спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырып чыккан булулары ачыклана. Нәтиҗәдә, аларга беркетмә төзелә һәм эшләре җәмәгать судына җибәрелә.


Җәмәгать судьясы бу кешеләрнең эшен җентекләп караганнан соң икесен дә йөртү хокукыннан 1 ел 7 айга мәхрүм итү карарын чыгара. 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк. Хәзер әлеге автомобильчеләр үкенгәннәрдерме-юкмы, анысы безгә билгесез. Шулай да, үкенгәннәренә ышанып каласы килә.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев