Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Раифада янгын сүндерүчеләр давыл нәтиҗәләрен бетерде

Бүген сәгать 13:00 тирәсендә ашыгыч хезмәтләр телефонына автомобильләр өстенә агачларның авуы турында хәбәр килә. Фаҗига Садовый бистәсе белән Раифа арасындагы юл өлешендә була.

Биредә машина юлына дүрт агач ава. Аларның икесе - җиңел автомобильләр өстенә төшә. Машиналарның берсендә дүрт кеше (ике хатын-кыз һәм ике бала), икенчесендә бер ир-ат була. 

Урынга килгән ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре беркемнең дә җитди зыян күрмәве турында хәбәр итә. "Раифа" янгын сүндерү посты хезмәткәрләре машина юлына ауган агачларны кисә һәм җыя. Хәзерге вакытта биредә автомобильләр хәрәкәте торгызылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев