Питбайклар иң куркыныч транспорт чарасы: Унтугыз фаҗига һәм ике юл корбаны
Җәйге чорда яшүсмерләр бәйдән ычкынган кебек була. Бу бигрәк тә автомототранспорт йөртүчеләргә кагыла. Үлем очракларына китергән юл фаҗигаләре чыгуның да төп сәбәпләренең берсе булып шундый төр транспорт чаралары белән идарә итү тора. Шуңа күрә автоинспекция хезмәткәрләре чаң суга.
Яшел Үзәндә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышының да ул төп темаларның берсе булды.
Районда юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен анализлау күрсәткәнчә, агымдагы елның 5 аенда 19 очрак теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган. 2024 елның шул ук чорында 16 фаҗига чыгып, 8 кешенең гомере өзелгән.
– Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалау безнең уртак эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында мондый аварияләр күрсәткечләренең кимүе билгеләп үтелде. Яшел Үзән районында быел 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 бала җәрәхәтләнгән. Күпчелек очракта мондый фаҗигаләрдә баланың гомерен саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләмәгән ата-аналар гаепле була. Коллегалар, бигрәк тә балигъ булмаганнарга автомототранспорт, шул исәптән төрле питбайклар белән идарә итүне булдырмауга игътибар бирүегезне сорыйм, – диде комиссия утырышында катнашкан Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге җитәкчесе Руслан Вәлиев.
– Мондый хәлләрне булдырмас өчен без урыннарга чыгабыз, беренче чиратта ата-аналар, аннан соң балалар белән әңгәмәләр корабыз. Яшел Үзән муниципаль районының профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова белән мәктәпләргә барып, юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына ачык дәресләр үткәрәбез. Вәзгыятькә тамырдан йогынты ясау өчен юл-патруль хезмәте инспекторлары штабын арттырырга кирәклеген билгеләп үтәм. Бу бигрәк тә авыл җирлекләренә кагыла, – диде Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.
Яшел Үзән районында җирле әһәмияттәге юлларның гомуми озынлыгы якынча 1122 км тәшкил итә. Аларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен төрле чаралар үткәрелә, шул исәптән юлларны ремонтлау да.
Быел төрле программалар кысаларында 14 авыл җирлегендә автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. «Өй-мәктәп-өй» балалар хәрәкәте маршрутларын җиһазлау чараларына аерым игътибар бирелә: тротуарлар һәм ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре, җәяүлеләр кичүләре, мәктәп автобуслары өчен тукталышлар урнаштыру. Урамнарны яктыртуны яхшырту буенча эшләр алып барыла, – дип аңлатты Төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Регина Ясельская.
Утырыш барышында исерек машина йөртүчеләр катнашында авария очракларының ешаюын билгеләп үттеләр.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев