Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Питбайк уенчык түгел. Россиядә питбайкларга бәйле гомуми вәзгыять нинди?

Республикада 2025 ел башыннан механик транспорт чараларын йөртүче балалар катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 1 баланың гомере өзелгән, 29ы җәрәхәтләнгән.

Фото Яшел Үзән автоинспекциясенең телеграм каналыннан алынды.

15 октябрьдә кичке дүртләр тирәсендә шәһәрнең Комаров урамындагы 11нче йорт янында юл-патруль хезмәте экипажы питбайк йөртүчене туктаткан.

Йөртүчесе транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган 16 яшьлек яшүсмер булып чыга. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелә. Җыелган барлык материаллар карар кабул итү өчен эчке эшләр бүлегенең яшүсмерләр белән эшләү бүлекчәсенә тапшырыла. Ә питбайк махсус тукталышка куела.

Татарстанда 2025 ел башыннан питбайклар катнашында чыккан юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә 13 үлем очрагы теркәлгән. Тагын 259 кеше зыян күргән. Балалар йөрткән питбайклар катнашындагы юлтранспорт фаҗигаләренең артуы – куркыныч чынбарлык. Хәзерге вакытта, ситуацияне исәптә тотып, дәүләт автоинспекциясе инициативасы буенча автозаправка станцияләре балигъ булмаганнарга ягулык сатмый. Шуңа карамастан, безнең район һәм шәһәрдә дә, республикада да питбайкларга утырып чыккан яшүсмерләр әледән-әле очрап тора.

«Питбайк – ул уенчык түгел, уйланыгыз! Балаларыгызга аны сатып алмагыз!» – дип юкка кисәтми автоинспекторлар.

Транспортның әлеге төренә мода кайгылы нәтиҗәләргә китерә: сәфәр, кагыйдә буларак, йә үлем, йә инвалид креслосы белән тәмам лана, хәтта махсус экипировка да коткара алмый.

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ата-ана - ларга балаларының гомеренә һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч тудырган транспорт чараларын сатып алмаска чакыра. Мототехника белән идарә итү махсус күнекмәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне һәм тиешле яшьне таләп итә.

Закон нигезендә гомуми файдаланудагы юлларда мототранспорт белән идарә итү «М» яки «А1»категорияле йөртү таныклыгы булганда гына 16 яшьтән рөхсәт ителә.

Ничек кенә гаҗәп яңгырамасын, питбайклар формаль яктан хәтта транспорт чарасы да түгел, ә спорт инвентаре булып санала. Шуңа да аның фаралары, борылыш сигналы утлары, арткы күренеш көзгеләре юк. Шул сәбәпле йөртүчегә юлдагы вәзгыятьне күзәтү авыр, хәрәкәтнең башка катнашучыларын ул һәр вакытта да күрә алмаска мөмкин. Шул ук ва кытта кайбер мини-мотоцикллар 100 км/сәг тизлек белән йөри ала. Кызганычка, пит байклар катнашындагы юл-транспорт һә лакәтләре хуҗаларының аларны куллану урыны чикләнгән спорт инвентаре буларак кабул итмәвен ачык күрсәтә.

Мини-мотоцикл йөртүче законны бозып гомуми файдаланудагы юлларга чыкканда, ул автомат рәвештә юл хәрәкәтендә катнаша башлый, шуңа күрә питбайк номиналь рә - веш тә транспорт чарасына әверелә, ә аның йөр түчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәр гә тиеш һәм хокук бозулар очрагында җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Транспорт чара сы белән машина йөртү таныклыгыннан башка идарә итсәң, Россия КоАПның 12.7нче мад дәсенең 1нче өлеше буенча җаваплылык каралган (5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф). Әгәр мотошлемсыз булсаң, 12.6нче маддә кул - ланыла ( 1 мең сум штраф). Юл хәрәкәте кагыйдәләре башкача бозылса, (мәсәлән, кызыл утка чыгу, исерек хәлдә руль артына утыру һ.б.) – штраф конкрет маддә нигезендә салына.

– Питбайк транспорт чарасымы?

– Юк, закон буенча бу спорт инвентаре.

– Питбайк белән идарә итү хокукын алыр га кирәкме?

– Юк. Шулай ук ПТС рәсми ләштерергә, ЮХИДИда исәпкә куярга һәм номерлар алырга кирәкми.

– Балигъ булмаган питбайк йөртә аламы?

– Әйе.

– Питбайк белән кайда йөрергә мөм кин?

– Махсус ябык трассаларда, спорт мәй данчыкларында, кырларда һәм урманнарда.

– Юлда питбайк белән йөреп буламы?

– Юк, ярамый.

– Питбайк белән юлга чыксаң, нәрсә була?

– Йөртүче юл хәрәкәтендә катнашучыга әверелә һәм тиешле җаваплылыкка ия була.

– Питбайкны эвакуацияли алалармы?

– Әйе, шул ук вакытта аны кире кайтару проблемалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев