Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
ЮХИДИ

Ни өчен юл фаҗигаләре арта? Һәлакәтләрдән ничек сак­ланырга? - Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин белән әңгәмә

Юл – ул тормыш. Әмма, кызганыч, соңгы айларда ул күпләр өчен фаҗигагә әверелгән. Беренче яртыеллык статистикасы борчылырлык хәл икәнен күрсәтә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Ни өчен юл фаҗигаләре арта? Һәлакәтләрдән ничек сак­ланырга? Шул сорауларга Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин ачыклык кертә.

– Рамил Илфатович, вакыт тиз уза, 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча юл-транспорт вакыйгалары статистикасына йомгак ясыйбыз. Гомуми саннар нинди?

– Кызганыч, динамикага күз салсак, анда эшләнәсе һәм эшләп җиткерелмәгән гамәлләрнең әле җитәрлек булуына инанасың. Агымдагы елның 6 аенда безнең муниципалитет юлларында 29 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларда 8 кеше һәлак булды, 34е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Чагыштыру өчен: узган елның шушы ук чорында 25 фаҗига булган, 3 кешенең гомере өзелгән һәм 28е яраланган. Юл-транспорт һәлакәтләренең дә, зыян күрүчеләрнең артуын күрәбез. Бу – җитди сигнал, профилактикага мөнәсәбәтне кичекмәстән үзгәртергә кирәклеген күрсәтә.

– Ә матди зыян китергән очраклар белән хәлләр ничек тора?

– Монда да без үсеш күзәтәбез. Матди зыянлы юл-транспорт очрак­лары 992 очракка барып җиткән (узган ел 736 булган). Төп сәбәпләр – тизлекне арттыру (297 очрак, 2025 елда 157), юл чатларын узганда һәм маневрлаганда кагыйдә бозулар – 317 очрак (2025 елда – 215). Күргәнебезчә, машина йөртүчеләр куркыныч маневларны ешрак ясаган, тизлек ре­жимын һәм алда баручы транспортны узу кагыйдәләрен игътибарсыз калдырган. 

– Атна көннәре буенча законлылык бармы?

– Әйе, статистика аварияләрнең иң күбе пәнҗешәмбе һәм җомга көннәренә туры килүен ачык күрсәтә. Бу, ихтимал, эш атнасы ахырында йөртүчеләрнең аруы, шулай ук шәһәр читенә ялга чыгуы белән бәйледер. Шул көннәрдә без ДПС патрульләре эшен көчәйтәбез һәм профилактика рейдларын үткәрәбез.

– Килеп туган хәлне уңай якка үзгәртү өчен нинди эшләр башкарыла?

– Беренче яртыеллыкта без 4907 кагыйдә һәм җәмәгать тәртибен бозу очрагын ачыкладык – бу безнең көндәлек эш. ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә «Каршы як полоса», «Җәяүле», «Исерек йөртүче» рейдларын үткәрә. Хәмер эчеп руль артына утырган өчен 169 йөртүче тотылды – узган елгы 172 белән чагыштырганда, әлегә бу аз булса да бераз кимегән. Ләкин саннар раслый: эчкечелек проблемасы әле дә кискен тора, чөнки һәр бишенче юл фа­җигасендә исерек йөртүче катнаша.

Без стационар камералар һәм күчмә комплекслар ярдәмендә тиз­лекне контрольгә алуны көчәйттек. Шулай ук мәктәпләрдә, предприятиеләрдә һәм автопаркларда аңлату эшләрен алып барабыз.

– Яшел Үзән шәһәре һәм районы халкына нәрсә әйтер идегез?

– Барлык юл хәрәкәте катнашучыларына мөрәҗәгать итәм: һәрберегез үзегезнең генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышы өчен дә җаваплы. Юл чатлары һәм билгеләре, зебралар алдыннан тизлекне киметегез, исерек килеш руль артына утырмагыз, каешларны эләктерегез һәм балалар утыргычларын кулланыгыз. Җәяүлеләргә – юлны тик «зебра» буйлап һәм яшел сигналда гына чыгарга, караңгы вакытта ут кайтаргыч элементлар кулланырга. Исегездә тотыгыз: хәтта бер юл-транспорт очрагы – ул фаҗига, ә ярты ел эчендә һәлак булучылар санының 5 кешегә артуы – биш гаиләнең якыннарын югалтуы ул. Без үз ягыбыздан контрольне көчәйтәбез, ләкин һәркемнең юлларда аңлы, игътибарлы, кагыйдәләрне үтәп йөрүе мөһим.

– Әңгәмәгез өчен рәх­мәт. Икенче яртыеллыкта статистика яхшы якка үзгәрер дип өметләнеп калабыз.

– Рәхмәт, эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев