«Мотоцикл» операциясе: Яшел Үзән юлларында профилактик рейдлар уза
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе (ЮХИДИ) хәбәр итә: 18–27 май көннәрендә республикада «Мотоцикл» оператив-профилактика чарасы уза.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Быелның май аенда Татарстанда мототранспорт йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре (ЮТҺ) саны 6 проценттан арткан. Кызганычка, мондый аварияләрдә йөртүчеләр һәм пассажирлар гадәттә бик авыр җәрәхәтләр ала.
Ике тәгәрмәчле транспорт – зур куркыныч
Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән юл фаҗигаләрен булдырмау, аларның нәтиҗәләрен җиңеләйтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен (ЮХК) бозуларны кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактика чараларын көчәйтә. «Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар:
- мототранспорт йөртүчеләре тарафыннан ЮХК бозуларны булдырмый;
- саклану киемнәрен (шлем, махсус күзлек, билбау, бияләй, костюм) куллануны пропагандалый;
- куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тота.
Шулай ук автоинспекторлар балаларның һәм яшүсмерләрнең мотоцикл, мопед, скутер йөртүләрен нык күзәтәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. Аларга баланың яшен, йөртү таныклыгының булу һәм транспорт чарасын идарә итү күнекмәләрен истә тоту зарурлыгы искәртелә.
Әти-әниләргә мөрәҗәгать!
Автоинспекторлар сездән яшүсмерләрнең үз теләкләре белән руль артына утыру омтылышларын контрольдә тотуны, аларның автомобиль һәм мотоцикл ачкычларына ия булу мөмкинлеген бетерүне, шулай ук тиешле хокук һәм йөртү күнекмәләре булмаганда скутерлар йөртүне тыюны сорый.
Хокук бозу өчен нинди җаваплылык каралган?
- Яшүсмергә 16 яше тулган, әмма йөртү хокукы булмаган килеш мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә иткән очракта – РФ КоАПның 12.7нче маддәсенең 1нче өлеше буенча 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына. Транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырыла.
- Әгәр яшүсмер 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен законлы вәкилләр (әти-әниләр яки опекуннар) җаваплы. Алар РФ КоАПның 5.35нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус тукталышка куела. Яшүсмернең үзенә карата тәэсир итү чаралары кулланыла (хәтта профилактика исәбенә кую да мөмкин).
Шәхси хәрәкәт чаралары да контрольдә
Үткәрелә торган операция кысаларында, хәрәкәт итү өчен электросамокат, гироскутер, моноколесо кебек шәхси хәрәкәт чараларын кулланучылар тарафыннан ясала торган хокук бозуларның профилактикасына да аерым игътибар биреләчәк. Автоинспекторлар аларны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев