Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Мәктәп автобусы – иң җаваплы транспорт чарасы

Яңа уку елы алдыннан мәктәп автобусларын йөртүчеләр белән Дәү­ләт автоинспек­циясе һәм «Юл хә­рәкә­те кур­кыныч­сызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре очрашты.

Мәктәп автобусы – югары җаваплылыктагы транспорт чарасы, ул бары тик балаларны йөртү өчен генә билгеләнгән. Ә аларны йөртүчеләр югары куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм үзләренең һөнәри эшчәнлекләренең барлык аспектларына игътибарлы булырга тиеш.

Мәктәп автобусы йөртүчесенең бурычлары
Рейс башланыр ал­дыннан:

  • автобусның техник торышын – тормоз системасының, руль идарәсенең, яктырткыч приборларның, пыяла чистарткычларның, арткы күренеш көзгеләренең, куркынычсызлык каешларының һәм башка җиһазларның төзеклеген тикшерергә;
  • беренче ярдәм аптечкасы, янгын сүндергеч һәм авария тукталышы билгесе булуына инанырга;
  • автобус салонының чисталыгына, чит предметларның булмавына һәм утыргычларның торышына визуаль тикшерү үткәрергә;
  • микрофонның һәм сигнализациянең эшли алуына инанырга;
  • юл кәгазен һәм пассажирлар исемлеген алырга;
  • хәрәкәт маршруты һәм тукталыш урыннары белән танышырга.

Рейс вакытында:

  • юл хәрәкәте кагыйдәләренә, бигрәк тә тизлек режимына һәм өстенлек билгеләре таләпләренә төгәл буйсынырга, аларны бозуга юл куймаска;
  • балаларны маршрут схемасында билгеләнгән тукталышларда гына утыртырга һәм төшерергә;
  • ишекләр ачылыр алдыннан автобус туктаганны көтәргә;
  • балаларга автобуста куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерергә (урыннан тормаска, иминлек каешын эләктерергә);
  • махсус сигналлар һәм танып белү билгеләрен кулланырга;
  • автобусның арткы өлешендә «балалар» билгесен куярга;
  • гадәттән тыш хәлләр чыкканда автобусны кичекмәстән туктатырга, балаларның иминлеген тәэмин итү чараларын күрергә. Вакыйга турында диспетчерга хәбәр итәргә һәм ярдәм килгәнне көтәргә.

Рейс тәмамланганнан соң:

  • автобус салонын тикшереп чыгарга;
  • рейс турында хисап тотарга, әгәр андыйлар булса, кисәтүләрне һәм төзексезлекләрне теркәргә.
  • документацияне – юл кәгазьләрен һәм башка озата баручы документларны билгеләнгән нормалар нигезендә сакларга.

Әлеге тәкъдимнәр буенча, машина йөртүчеләр мәктәп укучыларын йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Очрашуда ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге ДБУ хезмәткәрләре автобус йөртүчеләр белән әңгәмә уздырды. Чара барышында автобусларның техник торышы, документларның әзерлеге тикшерелде, Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Федотов чыгыш ясады, ул Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләде.

Юл хәрәкәте иминлеге ДБУның Яшел Үзән районындагы профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова игътибарны юлда үзара ихтирамга, тирә-юньдәге кешеләрнең, бигрәк тә автобустагы балаларның җаваплылыгына юнәлтте. Соңыннан, юл куркынычсызлыгы өлкәсендә намуслы хезмәтләре, җаваплы карашлары өчен берничә мәктәп автобусларын йөртүче: Раифадан Виктор Волков, Норлаттан Рөстәм Гыйбадуллин һәм Татар Танаеннан Нияз Хикмәтуллин Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Белешмә
Җәяүле балалар катнашында агымдагы елның 7 аенда респуб­ликада 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 1 бала һәлак булган, 127се җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда фаҗигаләр – 13кә, җәрәхәтләнүчеләр 7гә арткан. Һәлак булучылар 2гә кимегән. Яшел Үзән районында 2025 елның 7 аенда балалар катнашында 2 һәлакәт теркәлеп, 2 бала зыян күргән. 2024 ел чагыштырганда фаҗигаләр дә, җәрәхәтләнүчеләр дә 2гә кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев