Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кышкы юллар куркыныч, сак булыйк!

Кышкы чорда юлларда автомобильчеләргә бик сак булырга, йөрү кагый­дәләрен үтәүгә бик җитди карарга кирәк. 

Соңгы вакытта булган бураннар, кар күп яву эшне тагын да катлауландырды. Әмма машина йөртүчеләрнең барысы да бу шартларны исәпкә алмый, каядыр ашыга, тизлекне арттыра, алда бара торган транспорт чараларын узар өчен әллә нинди хәйләләр уйлап таба. 
4 февральдә булган бер юл-транспорт фаҗигасен генә искә төшереп узу да җитә. Ул Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Казан юлының 101нче чакрымында чыга. «Лада Ларгус» автомобилен йөртүче 47 яшьлек ир-ат юл-метеорология шартларын исәпкә алмыйча, машинасы белән юлда каршы полосага чыгып, 38 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Вольво» маркалы автомобиль белән бәрелешә. Әлбәттә, андый бәрелеш­ләр җиңел генә узып китми, җәрәхәтләнүчеләр дә булмый калмый. Бу юлы фаҗига чыгаручының үзенең  имгәнгән урыннары күп булган, аңа амбулатор дәвалану билгеләнгән. Ә менә «Вольво» пассажиры – 39 яшьлек ир өчен дәвалану озаккарак сузылыр, мөгаен. Аның бармагы сынган, күкрәк читлеге бик нык бәрелгән. Ә инде ватылган машиналар турында сөйләп тә торасы юк. Зыян өстенә зыян.
Юл йөрү кагыйдәсен бозу менә  нинди нәтиҗәләргә китерә. Сак булыйк! Кыш салкын булудан тыш, карлы-боз­лы да әле ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев