Куркынычсыз дистанция сайламау аркасында 4 кеше зыян күргән
10 – 16 ноябрьдә 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
34ендә матди зыян китерелгән, 1 очракта кешеләр имгәнгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Столичная урамының 45А йорты каршында «Чери-Тиго» автомобилен йөртүче 39 яшьлек ир, куркынычсыз дистанция сайлый алмавы нәтиҗәсендә, 23 яшьлек ир йөртүендәге «Рено Логан» автомобилен бәрдергән. Бу очракта «Рено Логан»ның пассажирлары – 44 яшьлек ирнең баш мие селкенгән, умыртка сөягенә зыян килгән, 43 яшьлек ирнең бәрелгән урыннары булган. Аларны район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә китергәннәр. Ярдәм күрсәтелгәч, өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Ә 16 яшьлек яшүсмерне, төрле бәрелүләр белән, госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев