Кронштадская урамында мотоцикл белән юл-транспорт һәлакәте булган
Узган атнада 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе булган. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Төзүчеләр проспектының 2нче йорты янында, дәүләт номерсыз мотоцикл йөртүче 46 яшьлек ир, вазифадагы затның туктарга кирәклеге турындагы таләбенә буйсынмыйча, кагыйдә бозып, зур тизлек белән баруын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, Кронштадская урамында мотоциклы белән бордюр ташына барып бәрелгән. Баш миенә зыян килгән, кулбаш сөяге сынган мотоциклчыны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев