Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Кисәтүләр ярдәм итмәде: исерек хәлдә машина йөртүченең автомобиле конфискацияләнде

Шәһәр прокуратурасы 45 яшьлек яшел үзәнлегә карата дәүләт гаепләвен тулысынча яклап чыккан. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепләнә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Кисәтүләр ярдәм итмәгән

Судта ачыкланганча, исерек хәлдә машина йөрткән өчен элек тә җәзага тартылу бу кешене туктатмый. Ул кабат исерек килеш «Лада 211440-26» автомобиленә утырып, Васильево бистәсенең Совхоз урамы, 11а йорты яныннан старт алып, Октябрьская урамында урнашкан кибеткә таба юл тота. Әмма аның юлда сәер манерада йөртүе автоинспекторларның игътибарын җәлеп итә.

Полиция эштә

Нәтиҗәдә ул Октябрьская урамының 28нче йорты каршында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Әлбәттә, тагын исерек була. Әмма гаепләнүче тикшерүдән дә, медицина экспертизасыннан да баш тарта. Төп дәлилләрне юкка чыгарырга тырыша.

Үз гаебеңне танымау — файдасыз

Судта да ул гаебен танымый. Әмма аңа Җинаятьләр кодексы таләпләре буенча гадел хөкем чыгарыла: 200 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм итү. Ләкин иң авыры – аның «Лада 211440-26» автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнә. Хуҗасы өчен бу чын мәгънәсендә «тимер аттан» аерылу.

Хөкем карары үз көченә кермәгән

Бу очракта аппеляция бирү мөмкин. Ләкин прокуратура вәкилләре хөкемне катгый дип саный. Алар искәртүенчә, исерек хәлдә руль артына утыру – ул үзеңнең генә түгел, башкаларның да тормышын хәвеф астына кую. Ә конфисакция – бу хәзер Россия Федерациясендә реаль суд практикасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев