Каршы як полосага чыгар алдыннан, моның нәрсә белән тәмамлана алуы турында уйлагыз
Бу куркыныч маневр юл йөрү кагыйдәләре арасында иң тупас бозуларның берсе булып тора!
Әлеге төрдәге хокук бозуларны профилактикалау максатларында республикада 22 августтан 31 августка кадәр "Каршы як полоса" оператив-профилактик чарасы уза.
Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 7500 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган, кабат бозган өчен - 1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин. Административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен идарә хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан яисә әлеге гамәлне кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозганда машина йөртүчегә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди!
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев