Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Каникул алдыннан: Яшел Үзәндә «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактика чарасы үткәреләчәк

18 майдан 7 июньгә кадәр Яшел Үзәндә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактика чарасы үткәреләчәк.

Фото: редакция архивыннан

Соңгы мәгълүматларга караганда, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 97се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу күрсәткечләр әлеге проблемага җитди игътибар бирүне таләп итә.

Нинди чаралар үткәрелә?

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе әлеге акция кысаларында түбәндәгеләрне оештыра:

– балаларны йөртү кагыйдәләре бозуның иң яхшы профилактикасы булган йөртүчеләрне тикшерү рейдлары;

– йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәү белән бәйле кагыйдә бозуларны кисәтү;

– яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру;

– балигъ булмаганнар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр – мондый фактлар турында мәгълүмат белем бирү оешмаларына җибәрелеп, анда профилактик эш алып барылачак;

– инспекторлар катнашында балаларның юллар да куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында ата аналар җыелышлары;

– сәламәтләндерү лагерьларында балаларның юлларда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән конкурслар, викториналар һәм башка чаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев