ЮХИДИ җитәкчесе Яңа ел белән котлый
Яңа ел алдыннан безнең редакция хезмәткәрләрен котларга Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин һәм дәүләт юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова килде.
Без алар белән, алар безнең белән ел әйләнәсендә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Шуңа күрә бер-беребезгә Яңа елга матур теләкләр, уңышлар теләү күптән традициягә әйләнгән.
Рамил Идиятуллин да, Зөлфия Шакирова да журналистларга һәрвакыт ачык һәм лояль була беләләр, «кайнар эзләрдән» интервьюлар бирәләр. Укучыларыбызга бөтен яңңалыкларны үз вакытында җиткереп торалар.
Киләсе елда да шулай бергә аңлашып эшләрбез дигән теләктә калабыз. 2026 елда юлларыбыз тигез булсын, Аллаһ Тәгалә сакласын, юл фаҗигаләре чыкмасын.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев