Юлыгыз имин, сәфәрегез уңайлы булсын
ЮХИДИ

Юлыгыз имин, сәфәрегез уңайлы булсын

Шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөргәндә һәр пассажир үз хокукларын белергә тиеш. Юл йөрү кагыйдәләре аларның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Фото: ясалма интеллект

Ташучы пассажирларга сыйфатлы һәм куркынычсыз хезмәт күрсәтергә, аларның хокукларын үтәргә бурычлы.

Әгәр пассажирның хокуклары бозылса, ул башта автомобиль ташучыга язмача шикаять белән мөрәҗәгать итә ала. Мәсьәлә хәл ителмәсә, Федераль транспорт күзәтчелеге хезмәтенә (Ространснадзор) яки прокуратура органнарына шикаять бирергә мөмкин.

Фото: ясалма интеллект

СОРАУ-ҖАВАП

ШӘҺӘР ЯНЫ ТРАНСПОРТЫНДА

– Пассажирларны утыргыч урыннары булмаган килеш йөртергә ярыймы? Хокуклар бозылса, нишләргә?

– Пассажирлар урыннар белән тәэмин ителергә тиеш. Бу – юл хәрәкәте иминлегенең мөһим шарты. Хокук бозылса, пассажир ташучыга язмача шикаять бирә ала. Кирәк булганда, ул Ространснадзорга яки прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

– Шикаятьне ничек бирергә?

– Шикаятьтә хокук бозуның асылын, булган хәлнең вакытын һәм урынын күрсәтергә кирәк. Мөмкин булса, билет, чек һәм башка дәлилләрне дә теркәргә киңәш ителә.

ТАКСИДА ЙӨРҮЧЕЛӘР НӘРСӘЛӘРНЕ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ?

– Такси килгәнче һәм килгәч пассажирга нинди мәгълүмат бирелергә тиеш?

– Пассажирга заказ номеры, ташучы оешманың исеме, юл бәясе, таксиның килү вакыты хәбәр ителергә тиеш. Такси килеп җиткәч, автомобильнең маркасын, төсен, дәүләт номерын, йөртүченең исем-фамилиясен һәм машинаның кайда торуын белү мөһим.

– Бәясе ничек билгеләнә һәм анда йорт хайваннарын йөртергә ярыймы?

– Бәясе алдан билгеләнгән тотрыклы сумма буенча яки үткән ара һәм вакытка карап исәпләнергә мөмкин. Этләрне авызлыкта, муенчакта, ә кечкенә хайваннарны махсус контейнерларда йөртергә рөхсәт ителә.

– Хокук бозулар булса, кая мөрәҗәгать итәргә һәм чек алу мәҗбүриме?

– Башта хезмәт күрсәтүчегә язмача дәгъва белдерергә кирәк. Мәсьәлә хәл ителмәсә, тиешле күзәтчелек органнарына яки судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Пассажир түләүне раслаучы чек таләп итә ала. Ул электрон яки кәгазь рәвешендә бирелергә мөмкин.

Материалны «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы тәкъдим итте.


Нет комментариев