Юллар һәм автомобильләр: җиде айда фаҗигаләр 63кә арткан
Без транспорт чараларының бик күбәйгән чорында гомер итәбез. Әлбәттә, ул яхшырак яшәвебезне, тормышның уңайлылана баруын күрсәтә. Әмма, шул ук вакытта юл-транспорт вакыйгалары да ешрак чыга. Моны аяусыз статистика бик яхшы дәлилли.
Әйтик, агымдагы елның 7 аенда республикада 1755 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 63 очракка арткан. 163 кешенең гомере өзелгән. Әмма 2024 елда үлүчеләр 7гә күбрәк булган. Шуңа карамастан, җәрәхәтләнүчеләр 45кә арткан – 2138.
Июль аенда гына да 327 юл һәлакәте чыгып, аларда 39 кеше һәлак булса, 370е җәрәхәтләнгән.
Бигрәк тә каршы як полосага чыгу сәбәпле чыккан аварияләрнең авыр нәтиҗәләргә китерүе билгеләнә. Әйтик, ел башыннан шундый 134 очрак теркәлеп, 56 кешенең гомере өзелгән, ә 223е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләргә дучар булган. Июль аенда шундый аварияләрдә 14 кеше һәлак булган.
Мәсәлән, Тукай районында булган коточкыч фаҗига берьюлы ничә кешенең гомерен өзә. Анда «Лада» автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе «Узып китү тыелган» һәм «Максималь тизлекне чикләү 50 км/сәг» юл билгеләре гамәлдә булган зонада каршы як полосага чыга һәм «Фольксваген» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак була.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев