Исерек хәлдә машина йөртү: 240 сәгать мәҗбүри эш һәм 2,5 елга хокуктан мәхрүм итү
Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 33 яшьлек Казан кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплап чыккан. Бу ир, алкоголь тәэсире астында транспорт чарасы белән идарә итеп, кабат хокук бозган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Суд карары
Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба. Бу маддә исерек хәлдә машина йөрткән өчен кабат җаваплылыкка тартуны күздә тота.
Беренче хөкем сабак булмаган
Суд материалыннан күренгәнчә, 2024 елда бу ир Казанның Авиатөзелеш район суды карары белән:
• 30 000 сум штрафка тартылган;
• 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Ләкин бу җәза аны акылга утыртмаган.
2025 елда ул яңадан исерек хәлдә «Лада Калина» автомобиле руле артына утыра. Әйшә авылының Молодежная урамы буйлап барганда, машинасы белән идарә итә алмыйча, коймага барып бәрелә. Полиция хезмәткәрләре аны шунда ук тота. Тоткарланучы медицина тикшерүеннән баш тартса да, бу гамәле аны җаваплылыктан коткармый. Белгәнебезчә, закон буенча, баш тарту үзе үк гаепне раслый.
Яңа хөкем
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны түбәндәге җәзага хөкем иткән:
• 240 сәгать мәҗбүри эш;
• 2 ел 6 айга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Әлегә карар үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев