Узган атнада район һәм шәһәр юлларында 134 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
33ендә матди зыян китерелгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 122нче чакрымында 3 транспорт чарасы – «ГАЗель», «Aуди», «Maздa» автомобильләре катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, өч машинага да зыян килгән. Бәхеткә, йөртүчеләренә һәм пассажирларына зыян тимәгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Нет комментариев