«Игътибар-балалар!» чарасы кысасында Яшел Үзән районы дәүләт автоинспекциясе «Бала – төп пассажир!» рейдын уздырган
ЮХИДИ

«Игътибар-балалар!» чарасы кысасында Яшел Үзән районы дәүләт автоинспекциясе «Бала – төп пассажир!» рейдын уздырган

Автоинспекторлар балалар йөртелгән автомобильләргә аерым игътибар биргән, балаларны тотып тору җайланмаларының булуын гына түгел, ә аларның дөрес беркетелүен, шулай ук аның яшенә туры килүен дә тикшергән.

Массакүләм тикшерүләр нәтиҗәсендә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 8 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Балаларыгызны саклагыз – аларның иминлеге өлкәннәр кулында!

Бик мөһим һәм кызык­лы хәлнең шаһиты булдыгызмы?
Редакциягә хәбәр итегез 8-927-413-83-43

yashel_uzen@mail.ru

Фото: Госавтоинспекция Зеленодольска

 


Нет комментариев