Узган атнада 134 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Королев урамында «Шевроле Круз» автомашинасын йөртүче 37 яшьлек ир, машинасын уңга борганда юл хәрәкәте кагыйдәсен үтәмәве нәтиҗәсендә, 42 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Зыян күрүчене Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр.
Нет комментариев