Яшел Үзәндә автомобиль йөртүче тонировкасы өчен 10 тәүлеккә кулга алынган
Ир-ат элегрәк инде административ җаваплылыкка тартылган. Ул вакытта аңа административ хокук бозу шартлары сәбәпләрен бетерү турындагы таләп чыгарылган булган. Әмма бу таләпләрне җиңел машина йөртүче игътибарсыз калдырган.
22нче июльдә Яшел Үзән шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан "LADA Priora" автомобиле туктатылган, аның йөртүчесе 2004 елда туган. Машинаның алгы ян пыялаларына тонировка ябыштырылган.
Тикшерү барышында егетнең элегрәк РФ КоАП 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылуы ачыкланган (яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килми торган үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган пыяла куелган транспорт чарасы белән идарә итү). Ул вакытта полиция хезмәткәрләре аңа административ хокук бозуның сәбәпләрен һәм шартларын бетерү турында таләп чыгарган.
Әмма, әлеге таләпне машина йөртүче игътибарсыз калдырган һәм тонировкаланган автомобиль белән идарә итүне дәвам иткән.
Хокук бозучыга карата полиция хезмәткәрләре РФ КоАП 19.3 маддәсенең 1 өлеше (законлы күрсәтмәгә яки полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмау) һәм РФ КоАП 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше (яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килми торган үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган пыяла куелган транспорт чарасы белән идарә итү) буенча административ материаллар төзегән.
Эш материалларын карап, Яшел Үзән шәһәр суды аны РФ КоАПның 19.3 маддәсенең 1нче бүлеге нигезендә каралган административ хокук бозуны кылуда гаепле дип тапкан һәм ун тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге административ җәза билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев