28 июль – 3 августта 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 31ендә матди зыян китерелгән. 1 кеше зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.
7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Гоголь урамында «Рено Логан» автомобилен йөртүче 75 яшьлек ир җәяүлеләр өчен каралган юлдан чыгып барган 36 яшьлек кешене бәрдергән. Баш мие җәрәхәтләнгән, кома хәлендәге зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Нет комментариев