Яшел Үзәндә «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы уза
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы уза

20-29 июнь көннәрендә Яшел Үзән районы юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелгән «Җәяүле» операциясе уза.

Түбәндәге хокук бозуларга игътибар юнәлтелә: 

  • Юл кичүендә җәүлеләрне үткәрмәү;
  • Юлны тиешле булмаган урында яисә светофорның кызыл сигналына чыгу;
  • Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтара торган элементлары булмау.  

Яшел Үзән районы Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен үтәү – юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлегенең нигезе, дип искә төшерә. Юлларда игътибарлы булыгыз!

Фото: Госавтоинспекция Зеленодольска


Нет комментариев