21 – 27 июльдә 121 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
22сендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше зыян күргән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Яшел Үзәннең Мичурин урамындагы 30нчы йорт янында «Мицубиси» автомобилен йөртүче 56 яшьлек ир 51 яшьлек велосипед йөртүче хатын-кызны бәрдергән. Велосипедчы кагыйдәне үзе бозган, транспорт чарасына өстенлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары булган хатын-кызны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Нет комментариев