Яшел Үзән районында йөк машинасы локомотивка бәрелгән
Бүген Яшел Үзән районы «Зөя» станциясе янындагы Горький тимер юлының 753нче кмында Казан – Санкт-Петербург маршруты буенча барган пассажирлар поезды тимер юл аша «КамАЗ» белән бәрелешкән.
Урынга Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Горький тимер юллары башлыгы Сергей Дорофеевский, Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов килде.
Машина йөртүчене табиблар карый. Поездда зыян күргән пассажирлар юк. Барлык хезмәтләр дә урында эшли, оператив режимда эшли, тимер юллар азат ителгән, поездлар штат режимында йөри.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев