Яшел Үзән районында 44 яшьлек хатын-кыз машина көпчәкләре астында калган
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында 44 яшьлек хатын-кыз машина көпчәкләре астында калган

7 – 13 июль атнасында 138 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 25ендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше җәрәхәтләнгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Протопоповка авылының Кооперативная урамында «Лада Веста» автомобилен йөртүче 22 яшьлек егет юлдан барган 44 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Тән җәрәхәтләре алган җәяүлене Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"


Нет комментариев