Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә, машинасы юл кырыена авып, зыян күрүчене госпитализацияләгәннәр

Узган атнада 134 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

35ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 2 очрак теркәлгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Йошкар-Ола – Волжск юлында 30 яшьлек машина йөртүче куркынычсыз йөрү тизлеген сайламый һәм һава шартларын исәпкә алмавы сәбәпле, машинасын юл кырыена төшереп, башта металл баганага, аннан соң бордюр ташына бәрдереп, аударган. Әлеге юл-транспорт фаҗигасендә 37 яшьлек пассажирның кулбаш сөяге сынган. Аны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев