Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшь кызның гомерен өзгән юл фаҗигасендә кем гаепле?

Дүшәмбе иртәсендә килеп ирешкән хәбәр бөтен районны тетрәндерде. Берничә гаиләнең язмышын кискен рәвештә үзгәрткән фаҗига турында сүзебез.

Якшәмбе кичендә, 23 сәгать 50 минут тирәсендә, Мамадыш-Әкил – Татар Әҗәле авылы юлы­ның 4нче чакрымында «Рено Логан» автомобилен йөртүче 2007 елгы егет тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм металл киртәгә бәрелеп, машинасы белән әйләнеп каплана. Беренчел мәгълүматлар буенча, Норлатта яшәүче егет исерек килеш руль артына утыра һәм аның автотранспорт белән идарә итү хокукы бөтенләй дә булмый. Ул әтисенең машина ачкычын сорамый гына ала. Салонда өч пассажир була. Алган җәрәхәтләрдән 2010 елгы яшь кызның гомере урында ук өзелә. Калган ике пассажир хастаханәгә озатыла. 

Районда булган юл фаҗигасе уңаеннан балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды.

– 18 яшьлек егет Яшел Үзәннән кунакка кайткан 16 яшьлек кызны, Норлат мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы кызны һәм 8нче класста белем алучы малайны утыртып юлга чыга. Нәтиҗәдә, тизлек сәгатенә 130 чакрым була, машина белән капланалар, 15нче мәктәп укучысы урында ук һәлак була, ә калган ике яшүсмернең гомере өчен бүгенге көндә Казан балалар клиник хастаханәсе табиблары көрәшә. Кызның хәле аеруча катлаулы. Машина йөртүче зыян күрмәгән. Бу фаҗигагә китергән йөртүченең тарихы уйланырлык. Өч ел элек үк ул безнең экипаж хезмәткәрләре тарафыннан 15 яшенә әти-әнисе бүләк иткән мотоцикл белән идарә иткәндә тоткарланган иде. Шулай ук, Чувашия Республикасында кабат полиция тарафыннан – бу юлы инде автомобиль руле артында туктатыла. Ә узган елның ноябрендә ата-анасы машинасында юл-транспорт һәлакәтенә очрап, каршы як хәрәкәттәге автомобиль белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Нәтиҗәдә, җавапсызлык һәм саксызлык фаҗигагә китерде: яшь кызның гомере өзелде, ә 13 һәм 14 яшьлек тагын ике пассажир бүген хастаханәдә табиблар күзәтүендә. Инде хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә, – дип шәрехли вакыйга нечкәлекләрен Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Идиятуллин.

– Әлбәттә, бала үлеме – ата-аналар өчен дә, безнең барыбыз өчен дә зур кайгы. Алда әле тулы бер гомер бар иде, әмма ул шулай фаҗигале рәвештә өзелде. Хокук бозучы егетне полиция өч тапкыр тоткарлаган, ә тагын ничә тапкыр ул игътибардан читтә калгандыр? Ата-анасы да белгән, әмма хәбәр итмәгәннәр, яшергәннәр, яклаганнар. Нәтиҗәсе нинди? Бер баланың үлеме һәм 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы, – дип билгеләп үтте район башлыгы Михаил Афанасьев. – Авыр холыклы яшүсмерләр белән беренче «сигналлар» барлыкка килүгә үк эшли башларга кирәк, зур бәла килеп чыкканны көтәргә ярамый. Югыйсә, без комиссия утырышларына нигә җыелабыз?

Район башлыгы авыр холыклы яшүсмерләр белән өстәмә эш оештырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, моны остазлык формасында, төрле оешма һәм хезмәт җитәкчеләрен җәлеп итеп алып барырга кирәк. Михаил Афанасьев бу эштә шәхсән үзе дә катнашырга әзер булуын белдерде. Моннан тыш, ул хокук бозулар турында оператив мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кушты. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә җирле башкарма комитетлар һәм депутатлар төркемнәре мөмкинлекләрен киңрәк куллану бурычы куелды.

Шулай ук, ЮХИДИ инспекторлары Идел аръягы зонасы­на рейдларга ешрак чыксын иде, дигән фикер дә яңгырады. Районга экипаж чыккан очракта, авылларның мессенджер төркемнәрендә «ГАИ килде» дигән хәбәр яшен тизлегендә тарала. Менә шулай итеп салмыш хәлдә руль артына утырган, кеше гомеренә куркыныч янаучыларны яклыйбыз түгелме соң?! Әлеге ачы фаҗига да нәкъ менә шул битарафлыкның нинди нәтиҗәләргә китерүен ачык күрсәтә. Шуңа күрә ваемсыз калмаска кирәк. Шик уяткан машина йөртүчеләрне күрсәк, тиешле урыннарга хәбәр итү зарур. Бәлки нәкъ менә бер шалтырату кемнеңдер гомерен саклап калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев