Һәр фаҗига артында – ата-ана җаваплылыгы: ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин белән әңгәмә
Җәйге каникуллар җитүгә балаларның юлларда куркынычсызлыгы мәсьәләсе актуальләшә. Бу чорда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә ситуацияне аңлап, төрле чаралар уздыра. Шуларның берсе – «Игътибар – балалар!» акциясе. Яшел Үзәндә дә ул актив барды, машина йөртүчеләр дә, җәяүле һәм пассажир балалар да игътибарга алынды.
Илсөя Садыйкова фотосы, "ЯҮ"
Шул уңайдан без Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин белән әңгәмә кордык.
– Рамил Ильфатович, җәйге каникуллар башланды. Балаларның юлларда куркынычсызлыгы белән эшләр ничек тора?
– Балаларга гына түгел, ата-аналарга да җиткерәсе сораулар күп. Чөнки алар ягыннан контроль тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Моның буенча Яшел Үзән районында да, республикада да хәл катлаулы. Аңлашыла да, барлык әти-әниләр балаларының ялын тиешенчә оештыра алмый, шулай ук автотранспортта йөртүгә дә тиешле игътибар бирелми. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләре чыга, балалар зыян күрә.
– Быелның 5 аенда район һәм республика күләмендә юлтранспорт фаҗигаләренә бәйле статистика нинди?
– Барлыгы 888 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 84 кеше һәлак булды (шул исәптән 1 бала), 31 кеше җәрәхәтләнгән. Балалар катнашында 5 һәлакәт булып, 1 бала үлсә, 8е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Шуны ассызыкларга кирәк, балалар катнашындагы биш юл-транспорт фаҗигасенең дүртесе олылар гаебе белән чыккан. Кыскасы, автотранспортта пассажир балалар кагыйдәләрне тупас бозып йөртелә, махсус җайланмалар, креслолар кулланылмый.
– Соңгы ике айда районыбызда булган резонанслы очраклар турында әйтеп узсагыз иде.
– 26 апрельдә, төнлә белән, Татар Әҗәле – Күгәй авылы автомобиль юлында 18 яшьлек яшүсмер исерек хәлдә ата-анасы машинасында, 4 пассажирны утыртып чыгып, юл-транспорт һәлакәте ясады. Бу очракта 16 яшьлек кызның фаҗига урынында гомере өзелде, ә 13 яшьлеге әле дә республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә ята. Әлеге вакыйгадан соң, балалар катнашындагы юл-транспорт очракларын киметү максатыннан, районда берничә хәлиткеч чара кабул ителде.
4 майда Карамалы Тау бистәсендә исерек хәлдә булган хатын-кыз автомобиль руле артына утырып чыга, балаларын мәктәптән алып кайтканда юл-транспорт һәлакәте ясый. 8 яшьлек кыз бала әле дә республика клиник хастаханәсендә дәвалана.
Бу очракларны анализлау ата-ана контроленең тулысынча булмавын күрсәтә.
– Каникулда балаларны тагын нинди куркыныч очраклар көтә?
– Каникулда балалар күп вакытларын үзләренчә уздыра, шуңа күрә юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы кискен арта. Балаларга көн саен юлда булырга мөмкин тозакларны искә төшерергә кирәк: әйтик, туктап торган транспорт чаралары, күренешне чикләүче әйберләр – боларның барысы да юлны чыкканда куркыныч тудыра.
Хәзер бөтен Россиядәге кебек, бездә дә мототехника белән идарә итүче яшүсмерләр саны кискен арта. Үсмерләр һәлак булган очраклар да бар. Әгәр әти-әниләр питбайк сатып алалар һәм шуннан соң юл-транспорт һәлакәте чыга икән, алар РФ Җинаятьләр кодексының 151.2нче маддәсе («Яшүсмерләрне куркыныч тудыручы гамәлләргә җәлеп итү») буенча җавапка тартылырга мөмкин. Мондый транспорт чараларында юлларда йөрү өчен таныклык кирәклеген дә белү кирәк. Әти-әниләргә, бабай-әбиләргә мөрәҗәгать итәм: балаларга мондый куркыныч уенчыклар сатып алмагыз. Сак булыгыз!
– Быел безнең районда электр самокатларының каршерингы туктатылды. Бу нәрсә белән бәйле?
– Район җитәкчелеге дә бу проблемага битараф түгел. Сәбәбе – шәһәрдә аның өчен тиешле инфраструктура булмау. Бу транспорт төрен куллануны минимальләштерү эше алып барыла. Мототехниканың күбесе гомуми кулланудагы юллар өчен тәгаенланмаган. Спорт инвентаре буларак аларга махсус трассалар таләп ителә.
Россиядә соңгы 3 елда мототранспорт белән идарә иткән 148 бала һәлак булды. Быел инде 7 баланы югалттык. Татарстан, кызганычка, бу исәптән төшеп калмый. Хөрмәтле әти-әниләр! Статистиканы тулыландырмагыз. Юлларда һәлак булган балалар өчен ата-ана гаепле. Сез нинди генә сәбәпләр эзләсәгез дә, барысы да гаиләдән килә. Балаларның иминлеге өчен һәркайсыбыз җаваплы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев