Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Гафаров: Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны арта

Татарстанда икенче ел рәттән үлем очраклары саны арту тенденциясе саклана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында БДД буенча комиссия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хәбәр итте.

Фото: ясалма интеллект

"Ун ел рәттән юлларда һәлак булганнарның санын киметтеләр. Соңгы ике елда нәрсә булды? "- дип билгеләде ул.

Шамил Гафаров ассызыклаганча, агымдагы елда юлларда хәл канәгатьләнерлек түгел. Төп сәбәп итеп ул ведомстволарның җитешсезлекләрен атады.

"Без ун ел рәттән юлларда һәлак булучылар санының кимүен тәэмин иттек. Ни өчен соңгы ике елда булдыра алмыйбыз? Бюджет чаралары һәм финанс ресурслары җитми дип әйтеп булмый. Акча планында – барысы да тәэмин ителгән. Әмма оештырылган эш кенә җитми», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев