Фаҗигаләрнең һәр өченчесе балалар гаебеннән чыга
«Бала – төп пассажир» акциясе барышында 800 хокук бозу очрагы теркәлгән.
Юлларда балалар куркынычсызлыгы борчулы проблема булып кала. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 7 аенда 16 яшьтән кечерәк балалар катнашында юл һәлакәтләре саны сизелерлек арткан.
Барлыгы 247 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, нәтиҗәдә 7 бала һәлак булган һәм тагын 265е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Яшел Үзәндә 8 фаҗига чыгып, 7 бала имгәнгән һәм 1се һәлак булган.
Узган елның шул чоры белән чагыштыру борчулы үсеш динамикасын күрсәтә:
- фаҗигаләр 16га арткан.
- үлүчеләр 1гә кимегән.
- зыян күрүчеләр 15кә арткан.
Юл һәлакәтләренең 48 процентының җәяүле малайлар һәм кызлар катнашында булуы билгеле чынбарлык. Велосипедчылар белән – 30, механик транспорт чараларын йөртүчеләр катнашында 11 фаҗига теркәлгән. 68 очрак – саксызлык нәтиҗәсе. Димәк, һәр өченче юл-транспорт вакыйгасы балигъ булмаганнар гаебе белән чыга.
Статистика буенча юл-транспорт бәрелешләрендә яшь пассажирлар күбрәк зыян күрә. Һәлак булганнарның гомуми саныннан алтысы балалар – транспорт чаралары пассажирлары. Балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен бозуга каршы көрәшү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик чаралар үткәрә. Агымдагы елның 14еннән 24 июльгә кадәр «Бала — төп пассажир» махсус операциясе оештырылган. Акциянең унбер көнендә 800дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән.
Шулай итеп, балалар катнашындагы аварияләрне булдырмау барлык кызыксынган яклар – гаиләләр, мәгариф учреждениеләре, хакимият органнары һәм хокук саклау структураларының өстенлекле юнәлеше булып кала. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтүне, мәгълүматлылыкны арттыруны һәм балигъ булмаганнарны йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне үз эченә алган комплекслы алым кирәк.
Фаҗигале очракларның артуына бәйле рәвештә, 1есеннән 10 августка кадәр, «Юлларда балалар!» акциясе уздырыла. Төп бурычы:
балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны туктату;
балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтү.
Әлфия Зыякаева әзерләде
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев