Фаҗига: цемент ташучы машина «Лада» машинасын изгән
«Казан - Буа - Ульяновск» трассасында цемент ташучы машина «Лада» машинасын бәрдереп изгән. Дүрт кеше һәлак булган.
Йөк машинасы Кече Күккүз авылы янындагы күпердә светофорның кызыл төсенә туктап торган «Веста», КамАЗ һәм «Соллерс» пикап машиналарын бәрдергән. «Лада Веста» һәм пикапның йөртүчеләре белән пассажирлары урында һәлак булган.
Үлем китереп чыгарган һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган цемент ташучы машина йөртүчесенә җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев