Эчке эшләр бүлегендә 45 җинаять теркәлгән. Шуларның 35е – шәһәрдә, 10сы районда булган. 25 җинаять ачылган
18е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 4 талау, 20 урлау, 9 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 җинаять теркәлгән.
Яшел Үзәннең Паратская урамындагы йорт фатирында ике ир-ат арасында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, беркайда да эшләмәүче 58 яшьлек ир, шулай ук беркайда да эшләмәгән, элек хөкемдә булган 32 яшьлек ирнең күкрәгенә һәм корсагына пычак кадаган. Ир алган җәрәхәтләреннән шунда ук җан-тәслим кылган.
Васильевоның Ленин урамында 41 яшьлек ирне өендә кыйнап, ноутбугын талап алганнар, тәрәзәләрен ватканнар. Моны 17 яшьлек васильеволы кылган.
Комаров урамында 36 яшьлек ирнең телефоны һәм акчасы талап алынган. Моның буенча Протопоповка авылында яшәүче , беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 30 яшьлек ир шик астына алынган.
Васильевоның Ленин урамындагы кибетнең тәрәзәсен ватып кереп, аннан 27 шешә алкогольле эчемлек урланган. Моны элек хөкемдә булган 17 яшьлек васильеволы кылган.
Мулла Иле авылы янындагы кирпеч заводыннан 8 данә профнастил, 200 метр үткәргеч урланган. Предприятиегә 11 мең сумлык зыян китерелгән.
74 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан, шикле операция алып барыла дип ялганлап, 33 мең сум акчасын алганнар.
40 яшьлек ир 33 мең сумга алданган. Ул Интернет-кибеттән, газонокосилка сатып алам дип, картасыннан акчасын мошенникларга үзе күчергән.
Королев урамында 36 яшьлек яшел үзәнледән – 2,13 грамм, Дальняя урамында 34 яшьлек ирдән – 1,12 грамм, Дальняя урамында 26 яшьлек волжскилыдан – 1,04 грамм һәм Дзержинский урамында 32 яшьлек ирдән 1,05грамм наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев