Көчле кар һәм буран аркасында Татарстанда берничә трассада автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләделәр.
Татарстанның ДАИ хәбәр иткәнчә, әлеге исемлеккә 89-249 километр ераклыктагы «Казан - Оренбург», «Чистай - Түбән Кама» һәм «Алексеевск - Әлмәт» юллар участоклары эләкте.
Чикләүләр һава торышы яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак. Ведомствода проблемалар барлыкка килгәндә, 8(843)5333888 номеры буенча шалтыратырга киңәш итәләр.
Татар-информ
Нет комментариев