Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Балаларны саклыйбызмы… әллә үзебез куркыныч тудырабызмы?

Язгы каникуллар башланды. Юлларда – рейдлар. Камералар, инспекторлар, кисәтүләр… Барысы да балалар иминлеге өчен. Әмма бер сорау һаман да җавапсыз кала: без үзебез ни эшлибез?

Язгы каникуллар башланды. Юлларда – рейдлар. Камералар, инспекторлар, кисәтүләр… Барысы да балалар иминлеге өчен. Әмма бер сорау һаман да җавапсыз кала: без үзебез ни эшлибез?

Язгы каникуллар чорында – 28 марттан 5 апрельгә кадәр – Татарстан буенча балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан профилактик рейдлар уза. Без дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә шундый чарага чыктык. Һәм, дөресен әйтик… күргәннәр бераз аптырашта калдырды.

Юллардагы машина йөртүчеләр, гадәттәгечә, тәртипле. Балалар махсус утыргычларда. Куркынычсызлык каешлары тагылган. Кагыйдә бозу очраклары юк диярлек.

– Соңгы елларда руль артында йөрүчеләрнең аңлылыгы артты, – ди инспектор.  Балалар иминлеге мәсьәләсенә җитдирәк карый башладылар.

Ә менә җәяүлеләр…Монда бөтенләй башка күренеш. Камералар күзәтеп тора. Инспекторлар шунда баскан. Барысы да күз алдында. Әмма кешеләр юлны тиешле урыннан түгел, ә кая туры килсә шуннан «кисеп» чыга.

– Сез бу урыннан чыгарга ярамаганын беләсез бит? – дип сорыйбыз.

–  Беләбез… – дип җавап бирәләр. Һәм шул ук мизгелдә өстәп куялар:

–  Моннан якынрак.

–  Переход ерак.

–  Ашыгам.

Кыскасы, сәбәпләр күп. Тик нәтиҗәсе бер. Кайберәүләр, документ сорагач, хәтта борылып китә, кача. Һәм бу очракларның күбесе – мәктәп яшендәге балалар. Олы кешеләр дә калышмый, билгеле. Иң гаҗәпләндергәне – бер яшь пар булды. Кулларында коляска. Юлны турыдан-туры кисеп чыгарга җыеналар. Инспектор килеп туктатмаса, бәлки, уйламыйча да чыгып китәрләр иде.

– Балаларны сакларга кирәк, иң беренче чиратта – үзебездән башлап, – дип искәртте инспектор, аларны кире борып. 

Шунда уйга каласың. Без кемне тәрбиялибез соң? Балаларга кагыйдә өйрәтәбезме… әллә киресенчәме? Закон – буш сүз түгел. Ул кәгазь тутыру өчен генә түгел. Ул саклый. Гади генә кагыйдәләр артында – кеше гомере. Ә без… «ашыгам» дип, «якынрак» дип… шул гомер белән уйныйбыз.

Бәлки, туктап уйланырга вакыт җиткәндер? Балалар безне күреп, бездән үрнәк алып үсә бит. Без ничек атлыйбыз – алар да шулай атлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев