Балалар тере снарядка әверелмәсен иде
Агымдагы елда пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 5 бала һәлак булган һәм 81е имгәнгән. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозып 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 13е яраланган.
«Бала – төп паассажир» чарасы кысаларында төп игътибар юл хәрәкәтендә яшь катнашучыларга юнәлтелә.
Кызганычка, ата-аналар балаларын үзләре дә аңламыйча үлем куркынычы астына куя. Автоинспекторлар андый очраклар белән еш очраша.
Әйтик, кайбер ата-аналар автомобильләрдә балаларын кагыйдә таләпләренә туры китереп йөртми, каеш белән эләктерми, яисә махсус креслога утыртмый. Язмыш белән уйнап, балаларны утырткан килеш, каршы як полосага чыга, аларга питбайклар сатып ала.
Исегездә тотыгыз: руль артында бер секунд игътибарсызлык баланың гомерен кисәргә, бәрелешкәндә креслода эләктермичә утыртылган сабый тере снарядка әверелергә, питбайк игътибарсыз кулларда үлем коралына әверелергә мөмкин.
Рейдлар уздыруның максаты җәза бирү түгел, ә профилактика, – дип аңлата автоинспекторлар. Һәр ата-ананың бурычы – баласына автомобильдә куркынычсызлык тәэмин итү.
Шуңа да ата-аналарга бик игътибарлы булырга, балаларны махсус креслоларда йөртергә, юлда барганда куркыныч маневрлардан баш тартырга, питбайк кебек куркыныч транспорт чараларын сатып алмаска киңәш ителә.
Ата-ана баласына үрнәк булырга тиеш. Җавапсызлык бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Балаларны саклагыз – алар безнең киләчәгебез.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев