«Бакчада эшләп йөри иде». Дачасында машина таптаган ир-ат хастаханәдә үлгән
«Сирень-1» бакчачылык ширкәтендәге дачасы ишегалдында машина бәрдергән 65 яшьлек ир-ат Казан хастаханәсендә үлгән.
Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
27 июльдә Renault белән идарә итүче ир-ат рөхсәт ителгән тизлекне арттырган, юлдан чыгып киткән һәм шәхси территориягә килеп кергән. Әлеге машина бакчасында эшләп йөрүче 65 яшьлек ир-атны таптаган.
Имгәнгән пенсионерны хастаханәгә илткәннәр.
Автоинспекциядә хәбәр итүләренчә, автомобиль белән идарә иткән ир-ат исерек булган. Алкотектор 0.893 мг/л күрсәткән, диелә хәбәрдә.
Фото: Казан Дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев