Елдагыча Яшел Үзән автоинспекциясе 4 октябрьдә 10 сәгатьтә автоледилар өчен бәйге уздырачак.
Ул К.Маркс урамының 7нче йортында урнашкан Мехника көллиятенең өйрәтү мәйданчыгында узачак.
Катнашу өчен алдан язылырга кирәк булачак. Бәйге барышында йөртүчеләрнең кагыйдәләр белү-белмәве тикшереләчәк. Алар тагын автомобильне фигуралы йөртә дә белергә тиеш.
Автоинспекция кыю, тәвәккәл һәм актив хатын-кызларны әлеге бәйгедә катнашырга һәм бу хакта 89503161328 ватцап номеры буенча язылырга чакыра.
Нет комментариев