Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Акъегет авылында «Поездларга юл бир!» темасына профилактик чара үткәрделәр

Акъегет белем бирү мәктәбендә укучыларга тимер юл инфраструктурасы объектларында булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан «Поездларга юл бир!» темасына профилактик чара үткәрелде, һәм кисәтү видеолары күрсәтелде.

Сезнең язмышыгыз да, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз да тимер юл зонасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә бәйле. Җәрәхәтләнүне кисәтү максатыннан, балалар һәм яшүсмерләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерергә кирәк.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең травма алу очракларын кисәтү максатыннан, аларга түбәндәгеләрне аңлатырга кирәк:

  • Вагоннар астына кермәгез!
  • Автосцепка аша аркылы чыкмагыз!
  • Китә торган поезд вагонына сикереп кермәгез!
  • Утырту мәйданчыгына күпер, Тоннель яки махсус җәелгән идән буенча гына чыгыгыз!
  • Поезд тулысы белән туктаганчы вагоннан чыкмагыз!
  • Платформада хәрәкәтле уеннар уйнамагыз!
  • Поезд хәрәкәт иткәндә башыгызны тәрәзәдән тыкмагыз!!
  • Вагоннан утырту платформасы ягыннан гына чыгарга мөмкин!
  • Тимер юлларда йөрмәгез һәм уйнамагыз!
  • Вокзалда һәм кеше күп йөри торган башка урыннарда балалар ата-аналар күзәтүе астында булырга тиеш, ә кечкенә балаларны кулга-кул тотып тотарга кирәк!
  • Ераклык 500 метрдан ким булса, узып баручы поезд алдыннан юл аркылы чыкмагыз! Поезд тиз арада туктый алмый!
  • Капма-каршы юнәлештәге поезд булмавына инанмыйча, бер юнәлештәге поезд узуга ук юллар аркылы чыкмагыз!
  • Элемтә чыбыгы астында торган вагоннар түбәсенә менергә, элемтә челтәре һәм күперлә терәкләренә керергә ярамый! Элемтә чыбыгында киеренкелек 27500 һәм 27000В тәшкил итә, шуңа күрә, элемтә чыбыгына кагылмыйча да, үлем җәрәхәте алырга мөмкин, аңа 2 метрдан ким якынаю да җитә.

Локомотивны ашыгыч рәвештә туктатканда поездның тормоз юлы 700дән 1200 метрга кадәр тәшкил итә, бу чорда локомотив 1 секунд эчендә 30 һәм аннан да күбрәк метр араны уза, бу кеше реакциясе һәм хәрәкәтенең тизлегеннән шактый артып китә. Исегездә тотыгыз! Поездны шунда ук туктатып булмый!

 Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев