Әйшә тирәсендә үлемгә китергән юл һәлакәте булган
18 – 24 августта 132 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 31ендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт һәлакәтендә 1 кеше һәлак булган. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Казан – Йошкар-Ола – Волжск юлында «Шкода Рапид» автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир, Әйшә авылы тирәсендә юлдан чыгып барган 73 яшьлек җәяүлегә өстенлек бирмәгән. Фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүчене Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр. Әмма күп санлы җәрәхәтләр алган хатын-кыз реанимация бүлегендә үлгән.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев