Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

9 гыйнварда 21:35 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең Каюм Насыйри урамындагы 3нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре ВАЗ-21120 автомашинасына игътибар итәләр.

Аның йөртүчесе транспорт чарасын туктату таләпләренә игътибар итми.

Машина Васильево шәһәр тибындагы бистәдә Ленин урамында тоткарлана.

22 яшьлек шоферның исерек булуы ачыклана.

Шулай ук аның машина йөртү таныклыгы булмавы да ачыкланган.
Шоферга карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1нче өлеше һәм 12.7 маддәнең 1нче өлеше буенча материал төзелде. Бу урынга тикшерү-оператив төркем чакырыла.

Элегрәк, узган елның февралендә машина йөртүче РФ КоАП 12.8 статьясының 3нче өлеше буенча җәлеп ителгән, 10 тәүлеккә кулга алынган була.

Әлеге хокук бозуның кабатлануы РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе җаваплылыгын күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев